Шәһәрдә наркотиклар таратучыны тоткарладылар
Әлмәтнең Шевченко һәм Балакина урамнары киселешендә кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре бер ирне туктата.
Тикшерә торгач аның машинасыннан 0,077 г синтетик наркотик табып алалар. Моңарчы да шуңа охшаш җинаятьләре өчен ул ирегеннән мәхрүм ителгән булган. 32 яшьлек әлмәтлене хәзер тикшерәләр, аңа карата җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа