Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Шәһәр урамында атыш. Зыян күрүчеләр бар

Татарстанның Тикшерү комитеты белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу хәлләр ике көн рәттән Казан урамнарында була. 80 нче мәктәп янында балаларга травматик коралдан аталар. Ике малай хастаханәгә эләгә, тагын берсенә пуля кроссовкиена тия.

Кичә зыян күргән 12 яшьлек малайга операция ясаганнар, ул реанимациядә. Пуля аның корсагына эләккән. 26 майда да шуңа охшашлы хәл булган. Мәктәп укучылары укытучыга матраслар ташырга ярдәм иткәндә, берсенең аркасына кемдер ата. Бу балага да операция ясаганнар. Аның әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Күрүчеләр әйтүенә караганда, балаларга бер тәрәзәдән яшүсмер аткан. Аны кулга алганнар, дигән сүзләр йөри. Әмма бу дөреслеккә туры килми.

Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса