Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Шоколад урлап полиция бүлегендә төн уздырганнар

Бу хәл февраль азагында Әлмәттә була.

Шәһәребездәге уку йортларының берсендә белем алучы ике студенты "Лента" кибетендә шоколад урлый. Берсенең алган әйбере 39 сум 99 тиен, икенчесенеке 224 сум 37 тиенлек була. Куртка кесәләренә салып чыгып барганда "тревожная кнопка" эшли башлый һәм татлы яратучы егетләр полиция бүлегенә эләгә. Аларга карата административ җинаять эше кузгатыла. Закон буенча аларга урланган әйбер суммасыннан биш тапкырга күбрәк штраф салынырга тиеш. Мировой судья аларның беренче тапкыр тотылганын һәм үз гаепләрен таныганын исәпкә алып, берәр мең сум штраф билгеләгән. Шулай да егетләргә полиция бүлегендә төн уздырырга туры килгән, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса