ШОК: унитаздан елан чыккан һәм...
Телевизор карап утырган гаиләнең тынычлыгын елан җуйган.
Алар тиз арада коткаручылар чакырткан. Ачыкланганча, әлеге елан бер этаж югарыдагы фатирда яшәгән, һәм ул агулы түгел, исеме Ися. Ике атна элек әлеге фатирда яшәүче мәче террариумны ачык калдырып, елан шул рәвешле чыгып киткән икән. Ися күпкатлы йортның канализациясе буйлап хәрәкәт иткән. Хуҗасы әйтүенчә, гаилә еланны бик озак эзләгән. Аның табылуына алар чиксез шат. Бу вакыйга Санкт-Петербургта булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа