Шимбә төнендә полиция бүлегендә тоткарланган зат үлгән
Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белдерүенчә, 53 яшьлек ир-ат җәмәгать урынында исерек килеш йөргәнгә тоткарланган.
Ир-атның табиблар алдында үлүе мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә омтылган.
Үлем сәбәбе экспертиза нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат йөрәк авыруыннан үлгән. Вакыйга Казанның "Зареченский" полиция бүлегендә булган.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа