Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Шартлату белән янаучы тоткарланды

17 август көнне иртән «112» ашыгыч чакырулар службасына суд приставлары бүлегенә бомба куелуы турында билгесез кешедән хәбәр керә.

Урынга махсус службалар, коткаручылар, ашыгыч ярдәм машиналары барып җитә. Приставларны эшләреннән бүлеп урамга чыгаралар. Бинаны тикшергәннән соң хәбәрнең ялган булуы раслана.

Ә махсус службалар эшләрен башкарган вакытта шалтыратучының шәхесен ачыклау мөмкин була. Аны тоткарлыйлар һәм Бөгелмә полиция бүлегенә китерәләр. Баксаң, аңа карата кредит оешмаларына 286 мең сум бурычын түләү турында ике башкару производствосы кузгатылган булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса