Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Шагыйрьләребез иҗаты

Шигырьләрдә - сугыш аһәңе

Әдип МАЛИКОВ

Медальләр
Хуҗасы биесә - бииләр,
Көлгәндә - чылтырап көләләр.
Хуҗасы мәйданга җыенса,
Көзгедән елмая медальләр.

Чыңлашып куялар - моң гына -
Кинәттән йөрәкне сызлатып...
Чыктыгыз иң хәтәр юлларга,
Магнитлы тауларны кузгатып...

Чыңлыйсыз, әйтерсең, яшенләп
Кылычлар кисешә һавада.
Кылычлар йөзеннән үткәреп,
Сынады кешене замана.

Тудыгыз һөҗүмгә барганда
Ялкыннан, салютлар языннан.
Җуелмас даныгыз ут белән
Калалар исеменә язылган.

Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз,
Кырдагы башаклар җыры бу.
"Хәерле иртә!" дип уяткан
Башкала куранты чыңы бу.

Юлларда булыгыз, медальләр,
Аяклар талса да тынмагыз.
Мендәргә күчмәгез, медальләр,
Йөрәкләр түрендә чыңлагыз!


Клара БУЛАТОВА

Тугыз яшьтә идем
Илгә Җиңү килгәнгә
Алтмыш җиде ел тула бит
Май башланган көннәрдә,
Тугыз яшьтә идем мин.
Бүгенгедәй күз алдымда
Тәүге көне Җиңүнең.

Сугыш чоры балалары...
Язганнарым шул хакта.
Әле һаман күчеп йөри
Китаплардан китапка.
Юк аларда ясалмалык,
Анда тоташ чынбарлык.
Җиңү яулар гади халык,
Яуда җиңеп чыгарлык.

Җиңү килде. Җиңеп чыкты
Совет халкы. Бердәмлек.
Без ул чакта (олы чынлык!)
Бөтен идек - бергә идек.
...Алтмыш җиде ел эчендә
Ни килсә дә башларга.
Сугыш чоры балалары
Җиңү биргән ил иреген
Тырышабыз сакларга
Тырышабыз...

Фото: И.Апачаева; http://900igr.net/fotografii/istorija/Deti-vojny/038-Deti-vojny.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса