Сентябрьда Әлмәттә нинди һава торышы булыр? Гөмбәчеләргә сөенеч!
Гидрометцентр фаразлавынча, безне сентябрьда гади көзге һава торышы көтә.
Нормадан ул нибары +1 градуска га гына артык булачак.
Яңгырлар исә нормадан күбрәк булыр дип көтелә. Шуңа быел гөмбә ишелеп уңарга тиеш. Уртача температура +11 градустан артмаячак.
Иртәгә Әлмәттә + 16 градус җылы. Явым-төшем көтелми. Аның каравы дүшәмбедән температура +28 градуска кадәр менәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа