Сәүдә йортын шартлатырга теләүчеләрне тоттылар
Хәтерегездә булса, былтыр Чаллыда "Торговый квартал" сәүдә йортын шартлатырга җыенулары турында алты тапкыр ялган хәбәр җиткергәннәр иде.
7 нче тапкырында хәбәр ялган булмады: 21 яшьлек ике туган егетләр Илнар Аглетдинов белән Артем Гыйбадуллин «Торговый квартал»дан 70 метр ераклыкта электр подстанциясе янына үзләре ясаган шартлаткыч куйды. Тик техник төзексезлек аркасында ул эшләмәде. Егетләр шалтыраткан саен сәүдә йорты җитәкчелегеннән 70 мең доллар акча сораганнар.
Тикшерү барышында Аглетдинов гаебен өлешчә таныган. Гыйбадуллин исә үзенең бу эшкә катнашы барлыгын инкарь итә. Җинаять эше судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia