Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сатуда – ялган хәмер

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре гыйнвар-февраль айларында алкогольле продукциянең, атап әйткәндә Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы белән коньякның яшерен әйләнештә булу фактын ачыкладылар.

Әлеге товарлар сатуга халыкны кызыктырырлык бәяләрдә - аракы 80-100 сумнан, коньяк 200 сумга кадәр бәя белән куелган иде. Продукция республикабыз территориясенә яшерен рәвештә, федераль трассаларны урап узып, икенче дәрәҗәдәге юллардан, «Газель» тибындагы машиналарда кече партияләр белән кертелә. Һәм «тәгәрмәчтән үк», таксистлар аркылы, юл буендагы вак җәмәгать туклануы объектлары, сәүдә челтәре аша яшерен төстә сатыла. Әлеге продукциядә партиянең теркәү номеры сугылган стикерлар булмау аның Татарстан территориясенә кертелгәндә сыйфат һәм легальлеккә тикшерү үтмәгәнлеге хакында сөйли. Шулай ук аның товар-транспорт документлары да булмый.

Экспертлар үткәргән тикшерүләр барышында аракы белән коньякның ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве дә ачыкланды.

Кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, Әлмәт шәһәрендәге «кайнар линия» (88553) 22-21-66) телефоны аша сыйфаты һәм легальлеге шик тудырган спиртлы эчемлекләр сату фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин булуын җиткерәбез.

Н. Васенькина

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге начальнигы

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250