Сак булыгыз – Әлмәттә эт тешли, елан чага
Быел еланнарның активлашуы күзәтелә.
Республикада инде 30 дан артык елан чагу очрагы теркәлгән. Безнең районда да кара еланнан зыян күрүчеләр бар. Мәсәлән, Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада ике кешене елан чаккан.
Шулай ук эт-мәчедән зыян күрүчеләр дә кимеми. Үткән атнада 18 кешене тешләгән алар. Тугыз эт сукбайлыкта йөрүче.
Тагын бер күңелсез сан - геморрагик бизгәк йоктырулар да туктамый. Узган атнада тагын 3 кешегә шундый диагноз куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia