Сак булыгыз: давыл көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 июльдә республикада көчле җил көтелә, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, диелә. Һава торышының көйсезләнүе иртәгә көн уртасыннан кичкә кадәр вакыт аралыгында - көндезге сәгать 1дән кичке 9га кадәр күзәтелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа