Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сабыен тәрәзәдән ыргыткан ана бакчада тәрбияче булып эшләгән

Әлеге коточкыч факт буенча яңа мәгълүматлар билгеле.

Бөгелмәдә 27 яшьлек яшь әни ике яшьлек баласын тәрәзәдән ыргыткан иде. Тикшерү фаразлары буенча, ана кеше бу эшен кунакта вакытта аек булмаган хәлдә эшли. Төнлә яшь әни янына бергә кәеф-сафа корып утырган ир керә. Аны көчләмәкче була, ә баланы үтерергә кирәк ди. Яшь әни куркып баласын кар өеме өстенә ыргыта. Бәхеткә, сабый исән кала. Әлеге вакытта ул хастаханәдә дәвалана.

Хатын-кыз тоткарланган. Хәзер җинаять эше ачылган. Көчләргә теләгән иргә карата да тикшерү башланган.

Әлеге хатын балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса