Реклама
Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары таккыч тагылган Hyundai автомобилен туктата.
Аның таккычында 140 литр «Кагор Церковный» шәрабе белән 40 литр чача булып чыга. Шул ук вакытта хәмер эчемлекләрендә федераль маркалар булмый.
Автомобиль руле артында кем дисезме? Башкортстанның Белорецк шәһәреннән монастырь башлыгы. Рухани әйтүенә караганда, шәрабне аңа Краснодар краеннан бер гыйбадәтханә настоятеле бүләк итеп биргән, ә чачаны ул базардан үзенә дип сатып алган.
Хәзерге вакытта исерткеч эчемлекләр тартып алынган. Административ тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+