Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә бишенче ел рәттән кан тапшыра [+ФОТО]
Кичә шәһәребездә «Милли донор көне» булып узды.
Әлмәтлеләр республика күләмендә узучы «Милли донор көне» акциясенә кушылып, 20 апрельдә кан тапшырды. Чара «Татарстан иҗади яшьләр академиясе»нең төбәк иҗтимагый оешмасы катнашында оештырылды. Анда 71 кеше барлыгы 25 литрдан артык кан тапшырды.
- Без тапшырган кан кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин, - ди әлмәтле Рөстәм Миңнеханов. Ул бишенче ел инде бу изге гамәлгә үз өлешен кертә һәм һәркемне акцияләрдә актив катнашырга чакыра.
Әлмәтле Рөстәм Миңнеханов уң яклап алгы планда
Шулай ук акция кысаларында кан тапшыру станциясендә 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен сәяхәт тә оештырылды. Аның барышында яшүсмерләргә кан тапшыру турында тулы мәгълүмат җиткерелде. 16 нчы мәктәпнең кече һәм урта сыйныф укучылары исә биредә әлеге темага рәсемнәр күргәзмәсе дә булдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа