Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ростовтагы самолетның һәлакәткә очравында яңа фараз калкып чыкты [+ВИДЕО]

Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолеты биеклек руленең эштән чыгуы - кысылып калуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин.

Авиаһәлакәтне тикшерү барышы белән таныш чыганакка таянып, "Российская Газета" хәбәр итүенчә, төшеп утырыр алдыннан самолет 940 метр биеклеккә күтәрелә, аннары кинәт түбәнгә төшә башлый. Биеклек җирдән 270-300 метр калгач, самолет төшеп утыру полосасына егылып төшә башлый. Ул вакытта аның түбәнәю авышлыгы 45-50 градус, ә тизлеге сәгатенә 325 чакрым була. Диспетчер һәм пилотлар сөйләшүеннән аңлашылганча, бу вакытта экипаж хәлне җайга салырга теләгән, эфирда тынлык хөкем сөрә.

Алда телгә алынган газета чыганагы сүзләренчә, очучылар самолетны турыларга теләгән, әмма һава температурасының кинәт үзгәрүе аркасында биеклек руле сафтан чыккан була.

Boeing очкычлары белән мондый проблема килеп чыгарга мөмкин, диелә. Әйтик, АКШ пилотлары бер очыш вакытында "кысылып" калган рульгә икәүләп ябышкач кына җайлый алган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса