Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиянең кайсы төбәгендә шәп яшиләр? [+ФОТО]

«РИА-Рейтинг» белгечләре иң бай россиялеләрнең кайсы төбәктә яшәвен ачыклаган.

Белгечләр хезмәт хакларын гына түгел, ә мәҗбүри булган чыгымнарны да исәпкә алган. Мәсәлән, нефть һәм газ чыгарылучы төбәкләрдә хезмәт хакы югары, әмма анда яшәү дә шактый зур бәягә барып төшә.
Экспертлар ике баласы булган гаиләне мисалга алган. Ата-аналарының уртача хезмәт хакларын кушып, шуннан дүрт кешелек яшәү минимумын алганнар. Менә шуннан калган сумма халыкның яшәү дәрәҗәсен күрсәтә дә инде. Бу бәягә гаилә торак шартларын яхшырта ала, машина сатып ала, кинога йөри, ялга акча туплый.
Билгеле башкалада яшәүчеләрнең типтереп яшәргә акчалары күбрәк кала. Ә Россия буенча уртача алганда гаиләләрнең аена 28 мең сум акчалары кала. Бу узган ел белән чагыштырганда 13 % ка ким икән.
Шулай итеп, иң бай төбәк булып Ямало-Ненец автоном төбәге, Чукотка, Мәскәү тора. Татарстан бу исемлектә 16 нчы урында. Бездә гаиләләрдә минималь чыгымнардан соң аена 27 мең сум акча калып бара. Иң хәерче төбәк Псков икән. Анда бу бәя нибары 570 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса