Россиялеләр иң ямьсез ир-атлар исемлеге өчлегенә кергән
BeautifulPeople.com дип аталган сайт (аны әле тагын "Матур кешеләр клубы" дип тә атыйлар) үз кулланучылары фикеренә нигезләнеп иң матур һәм иң ямьсез ир-атлар яшәүче илләр исемлеген төзегән. Без бу исемлек белән килешеп бетмибез, ә сез ни диярсез икән?
Ә иң матур ирләр Швециядә яши икән. Заявка калдырганнарның 60%ы клубка кертелгән. Шулай ук матурлар Бразилиядә (41%) һәм Даниядә (40%) тереклек итә, ди.
Ә гүзәл затларга килгәндә, рейтинг түбәндәге: чибәрләрнең-чибәрләре Норвегиядә (70%), чибәрләр Швециядә (62%) һәм «ничавалар» Исландиядә (61%) күп икән. Россия хатын-кызлары ничәнче урында булуы билгесез.
Россия ир-атларын ямьсезләр рәтенә кертүнең бу беренче генә очрагы түгел. Шулай да, әлеге исемлек белән килешәсе килми. Россиядә чибәр кызлар да, матур егетләр дә буа-буарлык. Әмма алар барсы да әлеге клубта теркәлергә теләк белдерә дигән сүз түгел. Ә Сез килешәсезме?
Фото: shilk-pravda.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia