Тормыш - яшәеш

Россиядә суррогат ана булуны чикләүләре ихтимал

Мондый тәкъдимне конституцион закон һәм дәүләт төзелеше буенча Федерация советы комитеты рәисе Елена Мизулина җиткерде.

Ул түләүле суррогат ана булуга җинаять-хокукый чик куярга кирәклекне әйтә. Мондый килешү төзүчеләргә 10 ел иректән мәхрүм итү яналачак. Үзгәрешләр ел башыннан ук кертелергә мөмкин. Мизулина суррогат ана булуны бөтенләй чикләү хакында сүз алып бармавын әйтә, бары тик түләүлесен генә контрольгә алуны тәкъдим итә.
Россиядә суррогат ана булу түләүле шартларда гына башкарыла, ә оештыручылар авыр тормыш хәлләрендә калган хатын-кызларда акча эшли. Үзгәрешләр россиялеләрне шундый алымнардан саклап калуны күзаллый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Россиядә суррогат ана булуны чикләүләре ихтимал
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш