Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россиядә машина йөртүчеләр өчен балл системасы кертергә җыеналар

Баллар юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган штраф күләменә бәйле булачак.

Мәсәлән, йөртүчегә кагыйдә бозган өчен 1 мең сум штраф салынса, аның хисабына 10 балл языла дигән сүз. Елга 200 балл җыйганнар, ягъни еллык штрафлары 20 мең сумнан артып киткәннәр 1 елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. Ә юл кагыйдәләрен бозган өчен минималь штраф 100 сумнан 500 сумга җиткереләчәк. Балл системасы проектын Россия Дәүләт Думасының комитет рәисе урынбасары Вячеслав Лысаков тәкъдим иткән. Проектта руль артына исерек килеш утырганнарга, таныклыгын алудан тыш, зур күләмдә штраф салу, аек булмаган җәяүлеләр һәм велосипедчыларга штрафларны арттыру, таныклыгы алынып та исерек килеш руль артына утырганнарга штрафны 50 мең сумга җиткерү һәм 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү дә каралган, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса