Баш санитар табиб сүзләренчә, авыру март башында тулысынча чигенәчәк.
Грипп һәм кискен тын юлы авырулары аркасында Россиядә 11 500ләп мәктәп һәм 2 000нән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Бу хакта "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
"Без грипп һәм кискен тын юлы авыруларының югары дәрәҗәдә булган периодын күзәтәбез, - дигән РФ баш санитар табибы Анна Попова. - Әлбәттә, авырулар санын киметү тенденциясе бар. 2016 елның бишенче атнасында эпидемия чиге 68 төбәктә узылган. Аннан алдагы атнада андыйлар саны 74 иде".
Баш санитар табиб сүзләренчә, авыру март башында тулысынча чигенәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+