LifeNews хәбәр итүенчә, Оренбург авиалиниясенең 554 нче рейсын башкаручы "Боинг-777" очкычы Пунта-Кана аэропортыннан Мәскәүгә юл алган була. Шаһитлар әйтүенчә, самолет күтәрелеп, 15 минут узгач аңа ут кабуы ачыкланган. Бортта 346 пассажир, шул исәптән 25 бала булган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк, диелә.