Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Россия туристлары иң күп үлгән илләр билгеле

Мисырда үлгән туристлар саны узган ел өч тапкырга арткан, дип хәбәр итә "Российская газета".

Соңгы очрак 31 гыйнварда Шарм-эль-Шейх курорт шәһәрчегендә була. Турист ханым дайвинг белән шөгыльләнгәндә бәхетсезлеккә юлыга. Ул су өстенә күтәрелгәндә биредән узып баручы катерның винтына эләгә һәм һәлак була. Берничә ай элек моңа охшаш очрак кабат була. Бәхеткә турист ханым исән кала. 2012 елда бу илдә 88 россияле һәлак була. "Россия гражданнарының Мисырда туган проблемалар,шулай ук медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре 35 меңне тәшкил иткән.

Үлгән туристлар саны буенча икенче урында Таиланд тора. Бу илдә 2012 елда 74 россияле вафат булган. Шулай ук ярдәм сорап 23 мең мөрәҗәгать теркәлгән. Бу исемлекең өченче баскычын Төркия алып тора. Анда 30 якташыбыз үлгән, 63 мең мөрәҗәгать теркәлгән.

Ә менә Россиядә ял итәргә теләүчеләр саны 10 процентка арткан. Аеруча Кытай халкы безне үз итә башлаган. Ел нәтиҗәләре буенча Россиягә килергә теләгән кытайлылыр саны 40 процентка арткан. Алар "Ленин урыннары"на экскурсияләр оештыруны да сорыйлар икән.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса