Шул ук вакытта авиакомпанияләр Россия гражданнарын Төркиядән чыгару эшен дәвам иттерә.
Росавиация Төркиягә очышларны туктатты
Һава транспорты федераль агентлыгы - Росавиация, Төркия Республикасында эчке сәяси хәлнең киеренке булуы сәбәпле, Төркиягә очышларны туктатты.
Шулай итеп, Россия һәм Төркия авиакомпанияләре Россия гражданнарын даими рейслар белән Төркия шәһәрләренә илтү эшен туктатып торачак. Чикләүләр сәяси хәлгә ачыклык кергәнче дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа