Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Республиканың дүрт районына африка чумасы яный

Республикабызның Чүпрәле, Буа, Апас һәм Кайбыч районнарына африка чумасы яный, дип белдерде Республика Премьер-министрының урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Татарстан Хөкүмәте утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның дуңгызлардагы африка чумасының икенче куркыныч тудыру зонасына кергән дүрт районда карантин кертү турында" карарны имзалаячагы билгеле булды. Бу карар күрше республикада дуңгызлардагы африка чумасы вирусы ачыклануы белән бәйле.

«Дуңгызлардагы африка чумасы Чувашия Республикасының Порецк районы Напольное авылында күзәтелгән. Бу безнең Чүпрәле район үзәгеннән нибары 90 км, Буадан 100 км ераклыкта. Апас һәм Кайбыч районнары шулай ук куркыныч зонада", - дип аңлатты Марат Әхмәтов. Бу дүрт район Татарстанга бу чирнең керүенә чик куярга тиешле 150 километрлы карантин зонасына керә. Министр бу куркыныч чирнең Буа районы "Авангард" хуҗалыгына аеруча зур куркыныч тудыруын әйтте. Бу хуҗалыкта 80 мең баштан күбрәк дуңгыз бар.

Кичә республикада дуңгызлардагы африка чумасы буенча оештырылган штабның гадәттән тыш утырышы узды. Анда вирусның таралуына чик куярга тиеле чаралар турында сүз барган. Карантин зонасын оештыру - шуларның берсе.

«Африка чумасына кагылышлы әйберләргә җиңел карарга кирәкми. Барлык саклану чараларын кулланырга кирәк. Бу эшкә Россельхознадзор һәм ветеринария хезмәте Идарәсенең кушылуын сорыйм», - дигән фәрман бирде Рөстәм Миңнеханов.

Ел башыннан Россиянең 21 регионында 168 тапкыр бу вирус очраклары ачыкланды. Татарстанда дуңгызларда африка чумасы белән ачыкланган очраклар юк.

http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса