Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Республикада һава торышы киләсе атнаның икенче яртысыннан яхшыра башларга тиеш

Бу ял көннәрендә Татарстанда циклон тәэсирендә тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, бүген республиканың барлык территориясендә яңгыр ява, аерым районнарда - көчле. Шимбә көндез ТР буенча - 17-22 , якшәмбе - 18-23 градус җылы.

Синоптикларның фаразлары буенча, республикада һава торышы киләсе атнаның икенче яртысыннан яхшырыр, дип көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250