Реклама
"Знамя труда" һәм "Әлмәт таңнары" редакцияләре хезмәткәрләре Гаилә көне уңаеннан паркта акция уздырды.
Акчәчәк - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең төп үзенчәлеге һәм символы булып тора. Чөнки нәзакәтле һәм матур ромашка җылы гаилә учагын хәтерләтә. Шуны күздә тотып без быел әлмәтлеләрне сөендерергә булдык: паркка килгән шактый парларга саф кыр чәчәкләре тараттык.
Иң кызыгы шунда, бик күп яшьләр акчәчәк һәм башка кыр чәчәкләреннән торган мөлаем бу бәйләмне алгач та, нинди бәйрәм икәнен аңлый алмыйча торды. Әмма һәрберсенең йөзендә елмаю барлыкка килде. Күпләр 8 июльнең зур бәйрәм икәнен белеп кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+