Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рафик хәзрәт Миңлеәхмәтов: «Рамазан ае – бәрәкәтле ай!»

Ниһаять, Рамазан ае тәмамланып Ураза гаете дә җитте. Дөньякүләм Ислам бәйрәме йөзләгән дәүләтләрне, меңләгән милләтләрне бердәм итә, туганлык җепләре белән бәйли. Гарәпчә «Гыйд әл-фитр» дип исемләнгән бу бәйрәмне берьюлы ике миллионнан артык мөселман халкы каршы ала.

Урынлы бер сорау туа: ә без Рамазан аеның, Ураза гаетенең чын мәгънәсенә төшенәбезме, аның асылын аңлыйбызмы? Кызыксындырган сорауларыбыз белән без Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе, Көнчыгыш төбәге казые Рафик хәзрәт Миңлеәхмәтовка мөрәҗәгать иттек.

- Рафик хәзрәт, Рамазан аеның фазыйләтләре нидән гыйбарәт? Рамазан ае башка айлардан нәрсәсе белән аерылып тора?

- Рамазан аеның иң олы фазыйләте шунда ки, мөселманнарның изге китабы булган Коръән Кәрим нәкъ шул айда җир күгенә иңдерелгән. Рамазан аеның Кәдер кичәсендә Рәсүлебезгә с.г.в. Коръән сүрә-сүрә итеп иңдерелә башлый. «Әл-Кәдер» сүрәсендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Без ул Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек һәм ул Кәдер кичәсе мең айдан хәерлерәк». Ягъни, Рамазан аенда Кәдер кичәсе бар һәм шул кичтә кылган саваплы гамәлләр мең ай кылган саваплы гамәлләр бәрабәрендә арттырыла.

Белгәнегезчә, Коръән - ул Ислам диненең төп китабы. Шәригатебез, динебез бу китапта тәфсилләп аңлатылган. Ул Рамазан аенда иңдерелә башлаган һәм бу айда мөселманнарга ураза тоту фарыз кылынган. Шуңа да Рамазан башка айларга караганда өстенрәк, фазыйләтлерәк.

- Рамазан аенда ураза тоту кемгә фарыз? Кемгә мәҗбүри түгел?

- Ураза тоту, намаз кебек үк, һәрбер акыллы, балигъ булган мөселманга фарыз кылынган. Яшь яки карт, ир-ат яки хатын-кыз - барысы да ураза тотарга тиеш. Кайбер кешеләргә Рамазан аенда ураза тоту фарыз түгел, әмма аларга калган көннәрен Рамазан ае үткәннән соң каза кылырга кирәк.

Беренче чиратта бу мосафирларга кагыла. 80 километрдан артык сәфәргә чыккан юлчы мосафир дип атала. Алар ураза тотмасалар да була, ләкин тотсалар хәерлерәк. Мосафирлар Рамазан ае беткәннән соң калган көннәрен каза кылалар.

Икенчедән, авырлы яки имезүче хатын-кызларга, әгәр дә үзләренең яисә баланың сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан очракта, ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ләкин сәламәтләнгәч, аларга ураза тотмаган көннәрен каза итеп кайтару мәҗбүри.

Шулай ук хәлсез, ашамыйча тора алмаган фани картлар ураза тотудан азат ителә. Андый кешеләргә ураза тоту фарыз булмаган кебек, аны каза кылу да фарыз түгел. Соңыннан алар фитр сәдакасы күләмендә фидия сәдакасы[1] бирәләр һәм шуның белән ураза бурычы аларның өсләреннән төшә.

Дүртенче төркем - авыру кешеләр. Әгәр дә ураза тоту аларның сырхауларын арттыра икән, андый очракта уразаларын кичектереп тора алалар. Әмма Рамазан ае беткәч һәм авырулары бетеп, сихәтләнгәч, алар, әлбәттә, калган көннәрен каза кылырга мәҗбүрләр.

Бәлагәтькә ирешмәгән балаларга һәм диваналарга ураза тоту фарыз түгел. Хәер, алардан башка шәригать хөкемнәрен үтәү дә таләп ителми.

- Рафик хәзрәт, гомумән, ураза тотуның нинди шартлары бар?

- Уразаны таң беленгәннән алып кояш баеганчыга хәтле тоталар. Иң әүвәл: «Йа Раббым, Синең ризалыгың өчен ураза тотам» дип күңелдән ниятлиләр. Шул вакыттан алып ашау-эчүдән һәм хатын белән якынлык кылудан сакланып тору мәҗбүри. Бу төп шартлар: әгәр дә мөселман бу шартларны үтәми икән, аның уразасы бозыла.

Әлбәттә инде, Рамазан аенда тыелган гамәлләрдән саклану, кардәшеңә золым кылмау, гайбәт һәм боһтан сөйләмәү һ.б. мөһим шартлар булып тора, әмма мөселман кешесе бу нәрсәләрдән уразада гына түгел, һәрвакыт сакланырга тиеш.

- Рафик хәзрәт, Рамазан аеның соңгы ун көненең нинди файдасы һәм фазыйләте бар?

- Пәйгамбәребез с.а.с.: «Кәдер кичәсен (Ләйләтүл Кәдер) Рамазан аеның соңгы ун көнендә эзләгез», дигән. Кайбер хәдисләрдә Кадер кичәсе шул ун көннең так көннәрендә, дип әйтелә. Әйтеп узганымча, Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, шуңа күрә Рамазанның соңгы ун көнендә мөселманнар вакытларын күбрәк гыйбадәттә уздырырга, игътикаф[2] кылырга, Коръән укырга тырышалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Рамазан аенда Коръәнне укып чыккан булса, Рамазанның соңгы ун көнендә тагын бер тапкыр укып чыга торган булган.

Шулай ук игътикаф кылу гадәте дә Пәйгамбәребездән с.г.в. килә, шуңа күрә сөннәт мөәккәдә[3] булып санала. Соңгы ун көндә ир-атлар, дөнья эшләрен онытып, мәчеткә баралар һәм бар вакытларын гыйбадәт өчен генә сарыф итәләр.

- Кадер кичәсе Рамазанның 27сенә туры килә дигән фикер ишеткәнем бар.

- Әйе, дөрес, кайбер хәдисләрдә, риваятьләрдә андый мәгълүмат бар. Соңгы ун көннең һәркайсысы турында да шундый хәбәрләр бар. Шуңа күрә төгәл генә, ныклы итеп «Кадер кичәсе 27сенә туры килә» дип әйтерлек бернинди дәлилләр дә юк. Шулай да, Рамазанның 27нче көне турында хәдисләр күбрәк килә, сәхәбәләрнең дә бу хакта сүзләре җитәрлек, шуңа күрә мөселманнар шул көндә гыйбадәтләрне күбрәк кылырга тырышалар.

- Тәүге тапкыр ураза тотучы кешеләр Рамазан тәмамлангач, ни эшләргә белмиләр. Моның сәбәбе - дәвамлы гамәлләр хакында белмәү дип уйламыйсызмы?

- Рамазан ае - бәрәкәтле ай. Тәҗрибәм буенча әйтә алам, күпчелек кешеләр иң башта ураза тота башлыйлар, соңыннан, Аллаһның рәхмәте белән намазга басалар. Изге айда Аллаһ Тәгалә аларның күзләрен ача, хаклыкны күрсәтә. Ураза тотудан намазга басу өчен бер адым гына кирәк. Кайбер очракларда динне бөтенләй белмәүче кешеләр тәравих намазларына[4] йөреп, тора-бара намаз укырга да өйрәнеп китәләр. Минемчә, бу бик күркәм күренеш. Кем дә булса Рамазан аенда ураза тота башласа, һичшиксез, бу гамәлләрне дәвам итәргә кирәк. Кеше беренче тапкыр уразага кергән икән, димәк, ул башка гыйбадәтләрне, шул ук намазны бастырырга тырышырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, Рамазан ае ул намазга өйрәнү өчен бик яхшы форсат, аеруча ир-атларга. Беренчедән, тәравих намазларына йөреп, кыска сүрәләрне, догарны өйрәнүе бик җиңел. Икенчедән, җәмәгать белән бер сафка басып намаз уку үзе үк күңелле. Бу бит өйдә берүзеңә тырышып-тырмашып белмәгәнеңне өйрәнү түгел.

- Рамазан аена ничек итеп әзерләнергә, нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Хәзерге вакытта Рамазан аенда күпчелек мөселман илләрендә ифтарларга[5] күп итеп ризык әзерләү, тәм-томнар белән авыз ачар өчен акча җыю, запаслар хәстәрләп кую кебек начар гадәтләр киң таралган. Бөтен илләрдәге галимнәр моның турында нәфрәтләнеп сөйлиләр. Дөрестән дә, Рамазан ае бит ашау-эчү ае түгел, гыйбадәт кылу ае.

Рамазан аена әзерләнүгә килгәндә, динебездә сөннәт уразалары бар - дүшәмбе һәм атна кич көннәре. Рамазан ае кергәнче, бер-ике атна шулай ураза тотсаң, төп уразага кереп китү җиңелрәк булыр, иншә Аллаһ. Алдан ук үзеңнең нәфсеңне дә, тәнеңне дә уразага ияләштерсәң, хәерле булыр.

Изге айда Коръән чыгуны ниятләп кую да саваплы гамәлләрнең берсе булып тора. Гарәпчә укый белгәннәр көненә берешәр җүз[6] укысалар, ай ахырына Коръәнне бөтенләй укып чыга алалар. Пәйгамбәребез с.г.в. дә Рамазан аенда Коръән укыган, ә без аны яратабыз һәм аңа иярергә тиешле. Шуны белегез, Коръән уку дога кылу, тәсбих тарту һәм башка нәфел[7] гыйбадәтләргә караганда күпкә саваплырак гамәл.

Шулай ук дәүләт учреждениеләрендә яки сәнәгатьтә эшләүчеләр, Рамазан башланганчы, эшләреннән яллар алу хакында алдан уйлап куярга тиеш. Аллаһ Тәгалә бәндәләргә күтәрә алмаслык йөкләр йөкләми, шуңа күрә форсатыбыз булган очракта, без үзебезгә җиңеллек эзләргә тиеш. Ял вакытында рәхәтләнеп гыйбадәт кылу эштән соң арып-талып, җәфаланып гыйбадәт кылуга караганда хәерлерәк, дөрес бит?

Санап үткәннәрдән дә әһәмиятлерәк әйбер - үз нәфсеңне уразага әзерләү. Бу билгеле практика - күбрәк гыйбадәт кылу, әзрәк ашау, изгелекләр кылу.

- Рафик хәзрәт, «Әлмәт таңнары»ның да ураза тотучы укучылары бар, аларга үз теләкләрегезне, нәсыйхәтләрегезне җиткерсәгез иде.

- Мөселман кардәшләрем! Аллаһ Тәгалә сезнең тоткан уразаларыгызны кабул итсен. Шулай да онытмагыз: кеше намаз укырга да, ураза тотарга да мөмкин, ләкин гыйбадәтләре кабул буламы, юкмы - анысын Аллаһ Тәгалә генә белә. «Кайберәүләрнең тау кадәр гамәлләре булыр, ләкин төрле гөнаһлары аркасында аларның саваплары юк ителер», дип әйткән Пәйгамбәребез с.г.в. Аллаһ Тәгалә безне мондый юлдан сакласын иде. Кылган изге гамәлләребез, гыйбадәтләребез, тоткан уразаларыбыз бары тик Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен генә булсын.

Бөтенесенә мөрәҗәгать итеп әйтәм: изге Рамазан аенда кешеләрне рәнҗетүдән, аларның намусына, малларына кагылудан, кемнеңдер абруена тел тидерүдән сакланыгыз. Кешеләрне генә түгел, хәтта хайваннарны да рәнҗетү Исламда катгый тыелган, чөнки һәрбер гамәлләребез дә - Аллаһ Тәгалә алдында. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Әгәр дә шөкер итүчеләрдән булсагыз, Мин сезгә арттырып бирермен». Бу бәрәкәтле Рамазан аенда ихлас күңелдән гыйбадәт кылсак һәм тоткан уразаларыбыз кабул кылынса, Аллаһ Тәгалә иманнарыбызны да куәтләр, изгелекләребезне дә арттырыр, дөнья тормышыбызны да хәерле кылыр, иншә Аллаһ!

Әңгәмәне Айрат ГАТАУЛЛИН алып барды.



[1] Фидия сәдакасы - нык авырып торган, дәваланмый торган чире булган һәм шул сәбәпле ураза тота алмаган кеше бирә торган сәдака.

[2] Игътикаф кылу - Рамазан аеның соңгы 10 көнендә мәчеттән беркая чыкмыйча күп итеп гыйбадәт кылу.

[3] Сөннәт мөәккәдә - Калдырылмый торган сөннәт, «каты сөннәт».

[4] Тәравих намазы - Рамазан аендагы төнге намаз (Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча, 20 рәкәгатьтән тора).

[5] Ифтар - кояш батканнан соң авыз ачу мәҗлесе.

[6] Җүз - Коръән мөсхәфенең егерме биттән торган өлеше.

[7] Нәфел - ирекле (добровольный)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250