“Радуга души” клубында кунакта
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында менә ун ел инде "Радуга души" клубы эшли.
Аларның Өлкәннәр көне алдыннан гына булып узган очрашуында без дә катнаштык.
Клубка нигездә кайчандыр үзәктә хезмәт куйганнар һәм аларның ярдәменнән файдаланучылар йөри. Социаль хезмәткәр вазифасы җиңел түгел. Аны сабыр, киң күңелле, кеше кайгысын үзе аша үткәрә белгән кеше генә башкара ала. Ярдәмчел апа-әбиләр һич кенә дә картлыкка бирешергә теләми, эшләүләреннән күптән туктасалар да, һаман да әйләнә-тирәдәгеләрен кайгыртып яшиләр икән. Җәен дару үләннәре җыялар, үзләре сыман өлкәннәрнең проблемаларын чишүдә дә катнашалар.
Клубның еллык эш планы да бар. Утырышлар даими уздырыла. Аларга еш кына төрле белгечләр чакырыла. Клуб әгъзалары сорауларына алынган җавапларын күршеләренә, таныш-белешләренә дә җиткерә. Бу юлы кунакка Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе җитәкчесе урынбасары Илсөяр Гарипова килгән иде. Ул үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, пенсияне арттыру юллары хакында сөйләде. Мисал өчен, пенсияне дәүләтнең өстәп финанславы программасында лаеклы ялда булучылар да катнаша ала икән һәм бу форсаттан күпләр файдаланырга өлгергән дә. Илсөяр Тәлгатовна калабызда өч буын - пенсионер, аның баласы һәм онык катнашындагы командалар арасында ярышлар оештырылачагын да хәбәр итте. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр төбәк ярышына җибәрелә.
Пенсионерлар өчен тагын бер яхшы хәбәр - Әлмәттә "Өченче яшь университеты" филиалы оештырыла. Курслар рәвешендә узачак бу чарада өлкәннәр компьютер белән эш итәргә өйрәтеләчәк, хокук белемнәрен тулыландырачак һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп ителәчәк. Курслар бушлай, анда һәркем катнаша ала. Укулар октябрь аеннан башлана. Теләкләре булганнар аңа 32-17-52 телефоны аша языла ала.
"Радуга души" утырышлары күңелле уза. Өлкәннән шигырьләр дә сөйли, җырлыйлар да, бер-берсе белән шатлыкларын, кайгыларын уртаклашалар, туган көннәрен билгеләп үтәләр. Бүлеп бирелгән бүлмәләре әллә ни зур булмаса да, күңелләре киң - клубка йөрергә теләкләре булганнарны кабул итәбез, диделәр.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа