Һәр әлмәтле изгелек эшли ала
Тормыш-яшәеш җиңелләрдән түгел.
Арабызда мохтаҗлар да җитәрлек. Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә (Мәрҗани ур.) һәм Аксу мәчетендәге (Радищев ур., 12а) азык-төлек кибетләрендә мохтаҗлар өчен игелекле акция оештырылган. Ярдәм итәргә теләге булган һәр әлмәтле бу эшкә кушыла ала. Моның өчен нинди дә булса азык-төлек сатып алып, аз тәэмин ителгән кешеләр өчен билгеләнгән киштәгә куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа