Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пычак белән янаган: Татарстанда банк талау урыныннан ВИДЕО пәйда булды

Казанда Парин урамындагы банкны талау урыныннан видео пәйда булды.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ" искәртеп үтүенчә, 19 сентябрьдә 41 яшьлек казанлы банкта хезмәткәрләрнең берсенә пычак белән янап, 157 меңнән артык акча алып качкан. Казан полиция хезмәткәрләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җинаятьчеләрне эзләү оператив хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә ир-атның кайда булуын ачыклап, ике сәгать аралыгында тоткарлаганнар.

Тикшерү нәтиҗәсендә, полиция хезмәткәрләре ир-атның Победилово бистәсендәге дачасына китүен ачыклап, ике сәгатьтән аны кулга алган. Полиция хезмәткәрләре анда 30 мең сум акча табып алган, калган 117 меңләбе яшәү урынында табылган. Җиде меңне ир-ат туздырырга өлгергән.

Әлеге факт нигезендә "Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса