Прокуратура Әлмәттә юл билгеләре куюны таләп итә
Прокуратура Әлмәтнең Ленин урамында юл билгеләре куюны таләп иткән.
Ул Ленин урамының Мәрҗани урамыннан алып Төзүчеләр проспектына кадәрге өлешендә ясалма тигезсезлекләргә кагыла. Бу участокта дүрт урында ясалма тигезсезлек ясалган, әмма бу хактагы юл билгеләре куелмаган. Прокуратура торак сәясәте департаментыннан ике юнәлештә дә юл билгеләре куюны таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia