Прокуратура Әлмәт ишегалларын ремонтлата
Прокуратура торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан ишегалларындагы җимерек юлларны ремонтлауны таләп иткән.
Тикшерү күрсәткәнчә, Бигәш урамындагы 131 нче, Гафиятуллин урамындагы 49 нчы йорт ишегалларында (Ленин урамындагы 116 нчы йорттан алып Гафиятуллин урамындагы 45 нче йортка кадәр) юллар бөтенләй җимерек, чокыр-чакырлы. Бу автомобильләрнең хәрәкәт итүенә комачаулый. Прокуратура әлеге хилафлыкларны бетерүне таләп итеп департамент директоры адресына күрсәтмә язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia