Прохор Аннага өйләнерме?
Андрей Малаховның «Пусть говорят» тапшыруында Прохор Шаляпинның баланың әтисе булу-булмавына ДНК-тест нәтиҗәләре билгеле булганнан соң бу пар кешеләр теленнән төшми.
Җитмәсә аларның туй ясарга җыенып йөргән мәлләре дә иде бит әле. Бу хәлдән соң Прохор Шаляпин Аннага өйләнмәскә булган. Миңа әле 32 генә яшь, тормышымны яңа биттән башларга җыенам, ди ул.
Прохорның элекке хатыны Лариса Копенкина баланың әтисе кем булырга мөмкин икәнен фаразлый. Ул 60 ны күптән узган бик бай кеше. Аняга һәм аның баласына күп акчалар тота. Шуңа да Аня декретта булуына карамастан, акчага бер дә интекми икән, киресенчә аның акчасы һәрвакыт хәтта Прохорныкыннан да күбрәк ди. Прохор моны Аняның бик актив булуы белән аңлатырга тырыша.
Шаляпин балага фамилиясен дә, исемен дә бирергә җыенмый. Шулай да алар белән киләчәктә яхшы аралашу мөмкин булуын әйтә. Анна исә Прохорның гафу итәчәгенә ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа