Реклама
10 гыйнварда 4 нче котельныйдан җылы алучы йортларда кайнар су һәм җылылык беткән иде.
Моның сәбәбе Гафиятуллин-Әминов урамнары чаты тирәсендәге торбаүткәргечтә өзеклек булуда иде. "АПТС" ААҖ директоры Василий Юрченко искәрткәнчә, быел җылылык челтәренең әлеге участогында гидравлик сынау да уздырылган булган. Ул чакта басым төшү һәм җылы чыгу күзәтелмәгән. Торбаүткәргеч 1997 елда ук салынган. Янәшәдәге бетон изоляцияне бозган һәм тыштан коррозия барлыкка килгән. Өзеклек күзәтелү белән үк коммунальчылар чара күрүгә кереште һәм шушы ук көнне торба тишегенә "камыт киертелде", батареялар янәдән җылынды, краннан кайнар су ага башлады. Кәефләр кабат күтәрелеп китте. Дүшәмбе исә торбаүткәргеч алыштырылды да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+