Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Полиция вәкилләре балаларны мәктәпкә озатты

29 август көнне Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә эшләүчеләрнең 1 нче сыйныфка укырга баручы балаларын шәһәр паркына чакырдылар һәм искиткеч бәйрәм уздырдылар.

Бу көнне балалар чын күңелдән барлык уеннарда да катнаштылар, мәктәп турында җырлар җырладылар. Нәниләр укый һәм саный белүләре белән дә сөендерделәр. Булачак укучы Виктория Антонникова җәй көнендә бик күп китаплар укыган һәм Белем көнен сагынып көтә икән.

Ахырдан малай-кызларны Әлмәт полиция бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рашит Ярмиев тәбрик итте һәм мәктәп кирәк-яраклары өләште.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250