Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Полиция суга батучыларны коткарды

Юл-патруль службасы өлкән инспекторы, полиция капитаны Николай Тимофеев һәм полициянең кече сержанты Игорь Усанов транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче шоферларны ачыклау ниятеннән патруль автомашинасында хәрәкәт иткәндә Дружба урамындагы тәүлек әйләнәсе эшли торган кибет янында торучы ике яшь кешегә игътибар итәләр.

Патруль автомобилен күргән егетләр тиз генә ВАЗ-21061 автомашинасына утыралар да, ишегалдына таба "элдерә". Полиция хезмәткәрләре аларга туктарга кушып берничә тапкыр сигнал бирә, әмма тегеләре зур тизлектә качуларын дәвам итә. Ләкин "Росинка" бакчачылык ширкәте янында машина әйләнә дә, шуып барып сулыкка барып төшә. Шофер һәм пассажирларның берсе ярга йөзеп чыгалар. Шофер полицийскиларга салонда тагын ике кеше булуын әйтә. Игорь Усанов уйлап та тормый суга сикерә һәм ишеге бикләнгән автомобильдән пассажирларга чыгарга ярдәм итә.

Соңрак ачыкланганча, "алтылы" шоферының машина белән идарә итүгә таныклыгы да, белеме дә булмый. Ул машинаны күптән түгел сатып алган, ә теркәргә өлегермәгән. Ярый әле юл-транспорт вакыйгасында беркем дә зыян күрмәде. Шоферның лычма су булган юлдашларын полиция хезмәткәрләре өйләренә кадәр китерә, ә менә аның үзенә автомобиль белән таныклыксыз һәм теркәлмәгән машина белән идарә иткәне өчен җаваплылыкның иң катгые каралды.

Иң кызыклысы соңрак ачыкланды. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу вакыйга турында аны гадәтигә санап сөйләмәгәннәр. Бүлек җитәкчесе бәлки бу хакта бөтенләй белмәс тә иде, кеше гомере белән шаярган машина йөртүче "төнлә законсыз арттан кудылар" һәм бу хезмәткәрләрне җавапка тартырга, "полиция хезмәткәрләренең гаебе" аркасында килгән матди зыянны кайтаруларын сорап хат язмаган булса.

Әлеге факт буенча тикшерү уздырылды. Хезмәтләрен намуслы башкарганнары, шулай ук баткан машинадан кешеләрне коткарып батырлык күрсәткәннәре өчен юл-патруль службасы өлкән инспекторы, полиция капитаны Николай Тимофеев һәм полициянең кече сержанты Игорь Усанов ведомство бүләкләренә тәкъдим ителде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250