Полиция хезмәткәрләре, табиблардан татарча белүне таләп итәчәкләр
Татар телен белү полиция хезмәткәрләре, табиблар, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр өчен мөһим квалификация таләбенә әверелергә мөмкин.
Татарстан Фәннәр академиясе 1 апрель көнне республика Хөкүмәтенә Татарстан телләренең 2023 елга кадәр үсеше турындагы программаны тәкъдим итәчәк. Татарстанда шулай ук электрон татарча-инглизчә сүзлекләр, заманча телефон һәм ноутбукларга яраклаштырылган тәрҗемә программаларын эшләүгә бәйге игълан ителәчәк, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа