Политехник көллияттә укучы итек урлаганда тотылган
Студент кибеттә сатучының мәшгульлеген күреп, тиз генә кабына 3 мең сум тирәсе торган хатын-кыз итеге сала һәм чыгарга юнәлә.
Әмма Чистайдагы әлеге кибеттән аңа итек урлау насыйп булмый, урлашуга каршы булган капка эшли. Политехникум көллиятендә укучы егет итекне үзенең яраткан кызына бүләк итәргә теләвен әйтә. Сатып алырга акчасы булмагач, аны урларга була. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа