Песи коткарам дип, 4 нче каттан егылган
Подъездга 4 нче катның баскыч мәйданчыгына тәмәке тартырга чыккан ир газүткәргеч торбада песи кысылып калганын күреп ала.
Аңа ярдәм итәргә теләп, тәрәзәдән үрелүе була, үзе аска мәтәлеп төшә. Бәхеткә, подъездның козырегына эләгә.
Бу хәл Яр Чаллыда була. 34 яшьлек ирне хастаханәгә алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia