Пенсионер суга батып үлгән баланы терелткән
Ханым очраклы рәвештә генә килеп чыккан.
Башкортстанның Чишмә районындагы бер авылда малайның суга батуын хәбәр итәргә йөгергән балалар урамда әлеге пенсионерны очрата. Уйлап та тормастан ханым ике метр биеклектән суга сикерә һәм су төбеннән малайны алып чыга. Малай бу вакытта инде тын алудан туктаган була һәм зәңгәрләнә. Шулай да батыр пенсионер аның йөрәгенә массаж ясап һәм ясалма сулыш алдырып, аның тормышын саклап кала. Килеп җиткән табиблар малайның клиник үлем кичерүен әйтә. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә, сәламәтлеге яхшырган, дип яза РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia