Парацетамол чак кына гомерен өзмәгән
3 яшьлек малай берничә парацетамол эчкән.
Агулану көчле булып чыккан, сабый чак кына үлми калган. Аны Петербургтагы шифаханәгә салалар. Бала имин гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әни балаларының нәрсә белән уйнавына игътибар итеп бетермәгән. Контроль җитенкерәмәү аркасында мондый агулану очраклары сирәк күренеш түгел. Әти-әниләрне игътибарлы булырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia