Тормыш - яшәеш

Органнарын алу өчен чегәннәргә саткан

Новосибирск өлкәсенең тикшерү комитеты Россиядән ике бертуган баланы чегәннәргә сату турындагы мәгълүматны тикшерә.

Дипломатлар Кыргызстанда органнарын алу өчен чегәннәргә сатып җибәрелгән 13 яшьлек кызның һәм 5 яшьлек малайның гомерләрен саклап кала алды. Алар Бишкек урамнарында хәер сорашып йөри торган булганнар.

Новосибирск СМИ мәгълүматларына караганда, балалар әниләре һәм аның өйдәше белән Кыргызстанди яшәгәннәр. Әниләре үлгәннән соң үги әти балаларны кыерсыткан, аннары органнарын алу өчен чегәннәргә сатып җибәргән.

Реклама

Әмма балалар кача алганнар һәм Бишкек урамнарында соранып йөрүгә дучар булганнар.

Россия дипломатлары аларны Россиягә кайтара алды. Алар Новосибирскида калдырылачак, я булмаса Германиядәге туганнарына озатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Органнарын алу өчен чегәннәргә саткан
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш