Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Олимпиадада җиңгән өчен бирелгән машина интернетка сатуга куелган

Россия Президенты олимпиячеләргә тапшырган машина өчен 4,5 миллионнан артык акча сорыйлар.

Машина сату турындагы белдерүләр урнаштырыла торган популяр сайтта BMW X6 "Олимпия" машинасы сатылу турында хәбәр пәйда булган. Шундый машиналарны Рио-де-Жанейрода үткән Олимпия Уеннарында җиңүчеләргә тапшырдылар, дип хәбәр итә «Новая газета». Автомобиль өчен 4,5 миллионнан артык акча сораганнар.

«Машина Россия президенты ВВ Путинның үз куллары белән тапшырылган! РИОдагы 2016 ел Олимпия Уеннарында яуланган казанышлар, төгәлрәге, Олимпия алтыны өчен!!!", - дип язылган була әлеге белдерүдә.

Белдерү сайтта 25 августта урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез: нәкъ менә 25 августта, пәнҗешәмбе Рио-де-Жанейродагы Олимпия Уеннары җиңүчеләре һәм призерлары Президент Владимир Пбирелде, X4 - "көмеш "призерларга һәм X3 "бронза"га лаек булучыларга булды. Узган еллардагы Олимпиадаларда җиңүчеләре бүләккә Mercedes һәм Audi алганнар иде.

Җомга, 26 августта, интернетта машинаның инде сатылуы турында да хәбәр урнаштырылды.

Исегезгә төшерәбез: Риодагы Уеннарда Россия 56 медаль: 19 алтын, 18 көмеш һәм 19 бронза яулап, гомуми зачетта дүртенче урынга чыкты.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса