Җәнлек дип кыз балага аткан
Кичә кич белән 59 яшьлек аучы 15 яшьлек кызны яралый. Ютазы районында була бу хәл.
Кызның Урал авылыннан ерак булмаган тауда (монда элемтә яхшы була) Интернет челтәреннән файдаланган чагы була. Бу вакытта аннан ике йөз метр читтә генә йөргән аучы үләннәр арасында кызның соры чәчләрен күреп ала һәм аны кыргый хайван белән бутап, карабиныннан ата. Аннан соң өенә кайтып китә. Җилкә яны яраланган кыз авыл ягына китә, аны авылда яшәүче күрә һәм автомобилендә фельдшерга алып китә. Хәзерге вакытта кыз шифаханәгә урнаштырылган, дип хәбәр итә ТР буенча тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа