Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ни хәлең бар, КРИЗИС?! [+АКЧАНЫ ЯНДА КАЛДЫРУНЫҢ 4 ЫСУЛЫ]

Бүген һәркемнең телендә бер сүз - кризис. Хәтта әби-бабайлар да телевизордан валюта базарын караштырып бара, Россиядә Доллар һәм Евро дип балаларына исем кушучылар да бар, кирәксә-кирәкмәсә дә акча үзгәрен фаразлап, көнкүреш техникасы сатып алучылар да очрый.

Күптән бу дулкында яшибез. 90 нчы еллардагы тотрыксыз дефолт вакытлары кабатланмасмы дип, күбебез бүген икътисадчылар биргән киңәшләргә дә колак сала башлады. Кыскасы, кризис дип хафага калдык. Бу чорда ничек ярык тагарак янында калмаска? Соңгы тиеннәрне ни рәвешле сакларга? Бүген сүзебез шул хакта.

Яшьләргә аеруча авыр

Кризис сүзен шәхсән үзем тыныч кабул итәргә өйрәндем. Чөнки аның безнең тормышка һич кенә дә йогынты ясаганы юк. Әҗәтле кеше өчен кризис берни түгел - вакытында хезмәт хакын гына биреп барсыннар. 2008 елгы торгынлык чорында да "авыр чаклар килә" дип өркеткәннәр иде, шөкер, кешечә яшәп ятабыз әле.

Гаилә корып яши генә башлаган гади яшьләр кесәсендә кризис беренче көннән үк сизелә һәм еллар буе ияреп йөри. Мисал өчен, үзебезнең гаиләне генә алыйк. Без дә күпләр кебек, Галимҗан Ибраһимов язгандай, түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек. Өйләнешкәндә югары белемнән башка бернәрсәбез дә юк иде. Башта фатир яллап тордык, аннан "ипотека"лы булып акчасыз тормышның ни икәнен тәмам аңладык. Күпләр ипотека алуның үзе бер бәхет булуын әйтсә дә, 15-20 ел буена түли башлагач кына нинди капканга килеп эләккәнеңне аңлыйсың.

Көнкүреш техникасы, җиһаз, балага кирәк-ярак, машина - яшьләргә барысы да кирәк. Әле ярый банклар зур процентларга булса да кредит бирә. Шулай итеп, ай саен хәләл көчебез белән эшләп тапкан 20-30 мең сум акча банкларда чират торып кредитларны түләргә китә. Балалар бакчасына 3 мең, коммуналь түләүләргә ай саен 5-6 мең, мәктәптәге түгәрәкләр өчен түләүне дә исәпкә алсаң, чыгымнар шактый күп. Ашыйсы да, киенәсе дә килә... Әмма без ялгыз түгел, шәһәрдә күпләр шулай яши дип беләм. Шуңа да "Әҗәтлеләр кырында" (ипотекалы йортлар булган районга күптән шундый исем бирелде) кризис күптән инде ныклы адымнары белән килеп төпләнде.

Ашарга да акча калмый

Яшьләргә генә яшәве кыен дип уйлый күрмәгез. Кредит сазлыгына батып, акча экономияләп, берничә җирдә эшләп яшәүчеләр урта буында да бар. Хезмәттәшебез, 42 яшьлек Ландыш Гайнетдинованың тырышып-тырмашып көн күрүе күпләрнең бүгенге тормышын сурәтли.

- Аванс алгач та бер кредитны түлим, аннан хезмәт хакы алып икенчесен. Күп еллар дәвамында һәр аем шулай уза. Җәмгысе 20 меңләп акчабыз кредитка китә. Әле коммуналь хезмәтләр өчен дә түләүләр югары. Шуңа да өч җирдә эшләргә мәҗбүрмен. Ике улым да армия сафларында. Аларга посылка җибәреп торам. Иремнең тапкан малы үзенә китеп бара. Шәхси эшен башлап җибәргән иде, кризис белән хәзер ул да тукталды. Кредитын да алмас идең, акча җыя алу мөмкинлеге юк, - ди ике бала анасы.

Кредитын да әлеге дә баягы балаларының киләчәген уйлап алган хезмәттәшебез. Югары белем алу да бушка түгел бит. Әле ике улын өйләндерәсе дә бар, аларга ярдәм итүне кайгырту да ата-ана җилкәсендә.

- 2006 елда ипотекага 3 бүлмәле фатир алып, әле яңа гына шуны түләп бетергән идек, - дип сөйли ул. - Инде менә янә кыскартулар була дип сөйлиләр, быелгы кризисның озакка сузылачагын фаразлыйлар. Акча ягы тагын да кыенлашса, күбрәк бакчага басым ясарбыз дип торам. Авылда күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш утыртып, шуларны сатуга күчми булмас. Кибетләргә керергә дә куркыныч хәзер, ипи белән сөт артыннан гына керәсең дә, башкасына күз төшеп, үзең дә сизмәстән фәлән мең сумлык товар төяп чыгасың...

Файдасы бар!

Ә менә пенсионер Фәүзия Дәүләтшина кризисның гаиләсе өчен кулай булуын белдерә. "Булганның кадерен белеп, исраф итмичә яшәргә өйрәнәчәкбез", - ди ул. Дефицит чакларны, гади прәннек-кәнфитләрне дә сәгатьләр буе чират торып талонга алган вакытлардан соң мондый вак-төяк куркытуларга гына исе китми икән аның. "Дефицит еллар килмәсен,дәүләтнең кысып кына биргән пенсия һәм хезмәт хакына ничек тә яшәрбез әле", - ди ул.

"Акчаны ничек җиткерәсез?" дигән сорауга да ачлы-туклы балачакны узган апаның җавабы гади - кибеткә йөрмибез дә, тәмле ризыклар сатып алмыйбыз.

- Аза башлаган идек бит соңгы вакытларда. Тәмам иркенгә, рәхәткә чыктык. Өсте-өстенә кием алдык, ризыкларның да матур кәгазьлесен сайларга тырыштык, өстәлдә ипиләрнең катып беткән чаклары булды, күпме ризыкны ачытып-бозып чүплеккә ташладык. Шул рәвешле зур гөнаһларга чумдык. Бу кризисны Аллаһы Тәгалә шуңа бирде. Инде менә хәзер барыбыз да каешларны кысып буарга мәҗбүр. Кризис дип өркеткәч, картым белән кибеткә йөрүне туктаттык. Алайса пенсия алган көнне зур супермаркетларга кереп, күзгә чалынган бөтен нәрсәне алып кайта идек. Хәзер җайладык, зур кибетләргә кермибез. Авыл кибетеннән дә отышлысы юк - нәрсә кирәк шуны гына алабыз. Минем икътисади белемем булмаса да, бу кризисның товарны артык күп җитештерүдән килеп чыкканлыгын чамалыйм. Пенсияләрне арттырмауларына да курыкмыйм. Сәламәтлек булып, акча даруларга китмәгәндә - булганы җитә.

Ә шулай да…

Шушы көннәрдә бер танышымны очраткан идем. Бер оешмада директор булып эшли, кул астында 80 ләп кеше. "Хәзер кризис бит, эшләү авырдыр?" - дип сораган идем, "Кризис минем өчен яхшы да әле, - дип җавап бирде ул. - Җыелышларда, киңәшмәләрдә тәнкыйть сүзе әйтүче юк, акча арттыру турында да сүз кузгатмыйлар. Эшкә соңга калып килмиләр, чөнки беләләр, хәзер эш эзләүче белгечләр буа буарлык...

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Кризис, кыскартулар, бәяләр арту дип әллә ни төшенкелеккә бирелмик әле. Кем әйтмешли, баш исән булсын. Тәмам җилеккә үткән кризисның уңай яклары барлыгын да онытмыйк: ул безне нәфесебезне тыярга, сакчыл булырга, тәртипкә һәм эш сөяргә өйрәтә.

Филүзә Хәмидуллина

Акчаны янда калдыруның дүрт ысулы

Хезмәт хакын карточкадан салдыру

"Тере акчалар белән түләгәндә, кирәкмәгән товарларны алмыйсың", - психологлар бертавыштан шулай ди. Кибеткә барыр алдыннан исемлек төзү киңәш ителә. Статистика буенча, 20 % кирәкмәгән азык-төлек кибеткә ач килеш кергәндә алына. Маркетологлар кызыктыру өчен махсус төзегән киштәләр аша йөрмәгез. Балаларны өйдә калдыру чыгымнарны киметер.

Көнкүреш техникасын кирәк булмаса алмагыз, ремонтны да берничә елга кичектереп тору зыян итмәс. Машина тоту - үзе бер зур чыгым. Бензин, штрафлар, салым - җәмәгать транспортына күчеп, боларның һәммәсеннән котылып торырга була.

Су, газ, утны чамалап тоту

Бүлмәдән чыккан саен ут сүндерү һәркемнең кечкенәдән үк канына сеңгән. Ә менә электр чәйнеген гадигә алмаштыру, бер чәй кайнатканда бөтен гаилә әгъзасының да утырып чәйләве шактый ук экономиягә китерүен күпләребез уйлап та карамый. Санаулы киемне автомат кер юу машинасына салып әйләндергәнче, берникадәр җыеп юу шулай ук файдага. Суга счетчик куйдыру, салкын суны җылыта торган бойлер урнаштыру шулай ук саллы сумманы янда калдыруга китерәчәк.

Үзеңнеке тәмле дә, бушка да

Белгечләр кризис чорында ташландык бакча ширкатьләре калмаячак дип фаразлый. Үзең утыртып ашау акчаны тиенләп санаганда иң отышлы ысул ул! Яздан бакчаның бер метрын да әрәм итмичә орлык чәчегез - көзен һәм кышын өстәлегез ризыклардан сыгылып торыр.

Чыгымнар һәм керемнәрне барлау

Моны бер кесә кенәгәсе башлап та яки кесә телефонына махсус электрон кушымта булдырып та эшләп була. Интернетта дистәләгән шундый өй хисапчысы дигән программалар бар. Россиялеләрнең нибары 10 % гына бу файдалы алымнан куллана икән. Ә чынлыкта ул елына меңләгән сум акчаның файдасызга китүен раслый ала. Кыйммәтле телефон тарифлары, такси хезмәте, әзер салат һәм полуфабрикатлар - кризис чорында болардан да баш тартып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса