Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Нефтьче яшьләрнең бер көне

"Әлмәтнефть" идарәсе базасында булып узган "Татнефть" ААҖнең структур бүлекчәләре, кече предприятиеләре һәм идарәче компанияләре яшьләр комитетлары рәисләренең семинарында лидерлар яшьләр оешмалары үсеше перспективалары турында фикер алышты, тәкъдимнәр белән чыгыш ясады һәм үз предприятиеләрендә гамәлгә ашырылучы программалар белән таныштырды.

Әлеге чара идарәнең 60 еллык юбилеена багышланды һәм аны җитәкчелек, профком яшьләр комитеты белән берлектә оештырды.

Семинарда "Татнефть" ААҖнең кадрлар бүлеге начальнигы Р.Хамадьяров, компаниянең яшьләр комитеты рәисе Е.Пиянзин, "Әлмәтнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Р.Сафин, идарәнең кадрлар бүлеге начальнигы А.Иванов катнашты.

"Татнефть"нең яшьләр оешмасына быел 13 ел тула. Әлеге чорда башкарылган эш-гамәлләрнең чиге юк. Иң мөһиме, җитәкчелек яшь белгечләргә бик игътибарлы. Р.Хамадьяров билгеләгәнчә, Россиядә һәм якын чит илләрдә бер генә компаниядә дә мондый караш күзәтелми. "Татнефть" бу юнәлештә башкаларга үрнәк булып тора.

60 еллык тарихы булган "Әлмәтнефть"нең үсеше турында үз чыгышында Р.Сафин сөйләп узды. 1952 елда трестта 416 кеше хезмәт куйган, баланста 35 скважина исәпләнгән. 1954 елда трест нефть промыселы идарәсе, 1970 елда "Әлмәтнефть" идарәсе итеп үзгәртелгән. Эшләү дәверендә Ленин орденына да ия була идарә. Әлеге югары бүләк "Әлмәтнефть"кә 1971 елда нефть ятмаларын үзләштерүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бүген инде 4500 скважинадан тәүлегенә 11 мең тонна нефть табыла. Киләсе елга идарә 600 миллион тонна нефть табуга ирешүне планлаштыра. Р.Сафин барлык казанышларның да бары тик кешеләр хезмәте, бердәм коллектив белән генә яулануына басым ясады. Буыннардан буыннарга бирелүче тәҗрибә һәм алга омтылыш - менә ул уңышларга илтүче төп сыйфатлар. Бүген "Әлмәтнефть"тә 523 хезмәт династиясе эшли, аларның гомум стажлары 50 мең елны тәшкил итә! Хәзерге яшьләргә дә ышанычы һәм өмете зур җитәкчелекнең.

Е.Пиянзин яшьләр семинарының юкка гына әлеге идарә базасында уздырылмавын бәян итте. Биредә яшьләр белән эшләүнең бай тәҗрибәсе саклана һәм "Әлмәтнефть"нең яшьләр комитеты компаниядә иң яхшылардан исәпләнә. Бүген "Татнефть" компаниясендә якынча 30 мең яшь хезмәткәр эшчәнлек җәелдерә. Вакыт алга барган саен, замана белән бергә яшьләрнең кызыксынулары, мәнфәгатьләре дә үзгәрә. Шуңа да чаралар елдан-ел төрлеләнә бара. Е.Пиянзин лидерларга һәрвакыт актив булып калуларын теләде.

"Әлмәтнефть" идарәсенең яшьләр комитеты эшчәнлеге хакында аның рәисе Э.Газизова мәгълүмат җиткерде. Чыгыштан күренгәнчә, комсомол комитеты булган елларда ук биредә яшьләр белән күпкырлы эшчәнлек алып барылган. Яшь нефтьчеләр "Һөнәре буенча иң яхшы", "Иң яхшы яшь хезмәткәр", "Иң яхшы яшь рационализатор" бәйгеләрендә актив катнашкан. Производство белән идарә итү мәктәбе булдырылгач, яшь кадрлар әзерләүгә зур игътибар юнәлтелә башлаган. Соңрак ул менеджерлар мәктәбе итеп үзгәртелгән. Хәзер инде яшьләр комитеты идарәдә әһәмиятле урын алып тора. Яшь белгечләрне туплау, аларны һәрьяклап үстерү, социаль яктан яклау, ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру юнәлешләрендә яшьләр һәм профсоюз комитетлары берлектә, кулга-кул тотынышып эшли. Э.Газизова билгеләгәнчә, комитетта эшчәнлек 5 юнәлештә алып барыла: фәнни-производство, мәгълүмати, массакүләм-оештыру, массакүләм-спорт, массакүләм-мәдәни чараларда яшьләр актив чыгыш ясый. Мәгълүм булганча, алар эштә дә сынатмый, шулай ук төрле акцияләр, очрашулар уздыруда да алдынгылар сафын били. Боларның һәммәсе дә цехлар арасында иң яхшы яшьләр оешмасын ачыклаганда исәпкә алына. Әлбәттә, барлык башлангычларда да "Татнефть" компаниясе, аның профсоюз комитеты, идарә һәм профком җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Яшьләр комитеты аларга бик рәхмәтле.

Семинарда компаниянең башка идарәләреннән килгән яшьләр комитеты лидерлары да чыгыш ясады. "Ямашнефть" идарәсеннән А.Егоров диплом алып эшкә чыккан яшьләрнең эшче белгечлекләренә таныклыклары булмауга аеруча басым ясады һәм идарәдә булдырылган өзлексез белем бирү системасы турында сөйләде. "Татинтек" җәмгыятенең яшьләр лидеры А.Портнов яшьләр белән эшләүдә IT-технологияләр һәм интернет-ресурслар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда катнашучыларны бигрәк тә корпоратив радио кызыксындырды. Алар аның киләчәктә барлык предприятиеләрдә дә булдырылуын теләделәр. Чыгышта электрон газета, идарәче компаниянең порталы, яңа проектлар турында да кызыклы мәгълүмат җиткерелде. УК "Татнефть-Энергосервис" ҖЧҖнең яшьләр комитеты рәисе А.Хөсәенов үз оешмаларының үсеш перспективаларын җиткерде. "Җәлилнефть" идарәсеннән Р.Насыйбуллина хезмәт урынындагы остазлар хәрәкәте турында сөйләде. Ул яшь хезмәткәргә яңа эш урынында күнекмәләр, белем бирү, корпоратив этика кагыйдәләрен үзләштерү, дисциплина саклау, үз хезмәте өчен җаваплылык тоюны тәрбияләү максатларын күз уңында тотып гамәлгә ашырыла. Моның өчен биредә махсус программа булдырылган. Семинар ахырында ассызыкланганча, әлеге мәсьәлә алга таба өйрәнүне, камилләштерүне һәм үстерүне таләп итә. Шуңа күрә лидерларга бу юнәлештә үз тәкъдимнәрен җиткерергә кирәклеккә басым ясалды.

Әлеге очрашуның икенче өлешендә яшьләр спорт ярышларында көч сынашты һәм аркан тартышу, волейбол, ату, йөзү буенча алар иң-иңнәрне ачыклады.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250