Наркотик сатып көненә 100 мең эшләгән?!
Егетләр барлыгы 7 миллион сумнан артык акча эшләп кала.
Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында синтетик наркотик сатуның ысулын уйлап табалар. Алар наркотикларны билгеле бер урыннарда калдырып китә торган була. Егетләрнең төркемендә 8 кеше була. Алар наркотик сатып тәүлегенә 100 мең сум эшли торган була. Моннан 2 ел элек аларны тоткарлыйлар. Суд ике елга сузыла. Шушы көннәрдә егетләргә хөкем карары чыга. Барлыгы 124 елга аларны ирекләреннән мәхрүм итәләр. Иң күп срок - 24 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа