Мәскәүдә кечкенә баланы суйган няняны йоклатканнар? [+ВИДЕО]
Әлеге кансызлык очрагы агымдагы елның февраль аенда Мәскәүдә булды. Исегездәдер, няня - Гөлчәхрә Бобокулова олы бала белән әти-әниләренең китүен көтеп тора һәм йоклап яткан 4 яшьлек сабыйны үтерә. Аннан җинаять эзләрен яшерү максаты белән, квартираны яндыра, йорттан полиэтилен пакетка салып, баланың башын алып чыга.
Шуннан соң ул «Октябрьское поле» метро станциясенә юнәлә. Бары шул вакытта әлеге сәер күренгән хатынны полиция хезмәткәре туктата һәм документларын сорый. Ярсыган хатын пакеттан бала башын ала һәм баланы үтерүен, ә хәзер үзен шартлатачагын кычкыра башлый. Метро станциясенең эше вакытлыча туктатыла, бар җир камап алына. Аның үз-үзен шартлатам дип әйтүе эшне шактый катлауландыра. Бары тик 1 сәгатьтән соң әлеге хатын кулга алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia