Реклама
Мәскәү циркы җитәкчесе Василий Колос цирктагы хайваннарны Лениногорскида ташлап калдырган. Хайваннар белән шулай рәхимсез кыланганы өчен аңа җәза яный.
"Колос" цирк коллективы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Баулыда чыгыш ясаганнан соң аларга гонорар түләмәгәннәр, Лениногорскидагы чыгышлары да кичектерелгән. Шушы вакыйгалардан соң цирк җитәкчесе юкка чыккан.
"Рент-ТВ" каналы хәбәр итүенчә, бүген хайваннар җылыткычлары да эшләмәгән вагонда яшәргә мәҗбүр. Тышта 25 градустан да салкын һава торышы торуын исәпкә алсаң, хайваннарның үлеп бетүе дә бар, ди белгечләр. Хәзер әлеге вакыйганы Лениногорск прокуратурасы тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+